Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкын фаҗигаләре


Язгы ташкын кеше гомерләрен кыюын дәвам итә. Архангель районында Терекле авылы янында 6 яшьлек бер малай суга батып үлгән. Ул Басу елгасы буенда уйнаганда, яр ишелеп, су төбенә киткән. Аның гәүдәсен эзләү дәвам итә.

Шул ук районда Ләмзә елгасында 27 яшьлек бер кыз да суга баткан. Екатеринбургтан килгән турист кыз иптәшләре белән катамаранда йөзгәндә суга баткан. Катамарандагы 5 кешенең өчесе шунда ук йөзеп чыккан, берсе аягын ташка бәреп сындырган һәм ул да көч-хәл белән судан чыга алган. 7 яшьлек кыз су астына киткән.

Сибай районында бер балыкчы югалган. Ул иптәшләре белән Сакмар елгасында балык тоткан булган. Аның юклыгын исерек иптәшләре ярты юлны узгач кына искә алган. Балыкчыны эзләү әлегә нәтиҗәләр бирмәгән.

Уфаның Киров районында 91, Ленин районында 1292 йортны су баскан. Уфа “венециялеләренең” саны 1292 кеше.

Кама елгасы су бассейны идарәлегенең баш белгече Әхтәм Габбасов сүзләренә караганда, суның иң югары ноктасы 6нчы май булачак. Шуннан соң ул кими башлаячак.
XS
SM
MD
LG