Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкарма комитет утырышы


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышы узды. Анда республика татарларының чираттагы корылтаен уздыру һәм Башкортстан халыклары Ассамблеясенең мөрәҗәгатенә позиция каралды. Башкарма комитет рәисе профессор Рушан Галләмов сүзләренә караганда, Башкортстан җитәкчеләре республика татарлары корылтаена ярдәм итә алмаячакларын белдергәннәр. Алар моны Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгы бәйрәмнәре мәшәкате белән аңлатканнар. Рушан Галләмов аңа карамый корылтай узачагын белдерде. Ул ел азагында булыр дип көтелә.

Икенче мәсъәләгә килгәндә, башкарма комитет әгъзалары Ассамблеянең мөрәҗәгатен татар-башкорт, Татарстан-Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләрне бозуга китерәчәк дип бәяләде. Якын араларда эшче төркем башкарма комитетның бу мәсъәлә уңаеннан мөрәҗәгатен әзерләячәк.

Мөнир Вафин, Уфа
XS
SM
MD
LG