Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роснефть бөлгән Юкос милкен сатып алды


Русиянең Роснефтьь дәүләт нефть ширкәтенең бер бүлеге Нефть-Актив бөлгән Юкос нефть ширкәтенең кайбер милкен аукционда 6.8 миллиард долларга сатып алды. Юкосның җитештерү һәм чистарту корылмаларын сатып алу белән Роснефть Русиядә иң зур нефть ширкәтенә әверелде. Заманында Русиянең иң эре нефть ширкәте булган Юкос миллиардларча доллар салым бурычларын түләргә мәҗбүр ителгәннән соң бөлде. Аның хуҗасы Михаил Ходорковский хәрәмләшүдә һәм салымнардан качуда гаепләнеп төрмәгә ябылды.
XS
SM
MD
LG