Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның Климат хисабы күмер газын нык киметергә чакыра


Баңкокта БМОның климат үзгәреше конференциясендә катнашучы галимнәр дөньякүләм җылынуны чикләр өчен күмер газы чыгаруны бик нык киметергә кирәк дип белдерде. Баңкок очрашуында килешенгән хисапта Климат Үзгәрешенә каршы Хөкүмәтара Шура дөньяда күмер газы чыгаруны 2050 елга 2000 ел белән чагыштырганда 2 мәртәбәдән дә күбрәк киметергә кирәк диде. Шура рәисе Ражендра Пачаури "Бу хисапның иң көчле өлеше кешелек дөньясын үз тормыш рәвешен һәм куллануны үзгәртү турында уйлана башларга чакыру" диде. Шураның элекке хисапларында дөньякүләм җылынуга төп сәбәп кеше эшчәнлеге дип 90% Ишаныч белән әйтеп була һәм иң зур зыян дөньяның ярлы илләренә киләчәк диеләгән иде.
XS
SM
MD
LG