Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлаулары


Франциядә бүген президент сайлауларының икенче турында консерватив Никола Саркози һәм социалист Сеголен Роял көч сынаша. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, тавыш бирүчеләрнең саны югары, иң күп тавышны маҗар мөһаҗирләре гаиләсеннән булган Саркози алыр дип фаразлана. Роял җиңә калса – ул Франция тарихында беренче хатын-кыз президент булачак. Көндезге 12дә халыкның инде 34%ты тавыш биргән иде. Сайлаулар Казан вакыты белән кичке 10да тәмамлана. Саркози үзе өчен тавыш бирүчеләргә хезмәт кануннарын йомшартырга сүз бирде, ул шулай ук АКШ тарафдары. Роял тирә-якны һәм мәгәрифне яклавы белән танылды, әмма тышкы сәясәттә берничә килешмәгән адым ясап өлгерде. Әгәр Роял җиңмәсә – бу социалистлар өчен президент сайлауларында инде өченче тапкыр рәттән җиңелү булачак.
XS
SM
MD
LG