Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози Франсия президенты итеп сайланды


Консерватив Николя Саркози президент сайлауларының икенче турында 53 % тавыш җыеп социалист Сеголен Руаялны җиңде. Парижда үз тарафдарлары алдында чыгыш ясап бер маҗар мөһәҗиренең улы Саркози барлык ил халкының вәкиле булырга вәгъдә итте. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 85 %-ы катнашты. Бу 1981 елдан бирле сайлауларда иң актив тавыш бирү булды. Европа җитәкчеләре Саркозига котлау белдерде. АКШ президенты Дҗорҗ Буш тизрәк аның белән бергә эшли башлауны көтүе турында әйтте.
XS
SM
MD
LG