Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәп мөдире Майкросфтның авторлык хокукын бозуда гаепле табылды


Русия мәхкамәсе Майкрософт программаларының канунсыз күчерелгән нөсхәләрен куллануда гаепләнгән мәктәп мөдирен хөкем итте. Мәхкамә Пермь өлкәсендәге бер мәктәп мөдире Александр Поносов укучыларга рөхсәтсез компьютер программалары куллану мөмкинлеге биреп Майкрософтның авторлык хокукларын бозган дигән карар чыгарды. Поносов 5 мең сум штраф җәзасына хөкем ителде. Поносов гаебен танудан баш тарта һәм яңадан мәхкамәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG