Багдадтагы Русия илчесе Владимир Хамов Гыйракта Русия журналисты үтерелүе турындагы хәбәрне раслады.
Кичә Дияла виләятендә хәрби машинада барганда юлга куелган бомбага юлыгып журналист Дмитрий Чеботаев һәм коалициянең 6 хәрбие һәлак булды.
29 яшлек Чеботаев Newsweek журналының рус басмасы, Коммерсантъ газеты һәм Европа Прессфото агентлыгы өчен фотохәбәрче булып эшли иде.