Accessibility links

Тикшерү комиссиясе Дөнья Банкы президентын эш кагыйдәләрен бозуда гаепли


Тикшерү комиссиясе Дөнья Банкы президенты Пол Вулфовиц үзенең кыз иптәшенә хезмәт хакын арттыру һәм аны югарырак вазыйфага күтәрү белән банк кагыйдәләрен бозган дигән нәтиҗәгә килде. Тикшерүнең тулы нәтиҗәләре җәмәгатчелеккә игълан ителми, шулай да алар Вулфовицка тапшырылган диелә. Чәршәмбе көнне банкның 24 әгъзадан торган мөдирләр шурасы очрашып сөйләшкәннән соң Вулфовицка нинди җәза бирү мәсьәләсе каралачак. Бу җәнҗал сәбәпле Вулфовицны вазыйфасыннан китәргә чакырулар булды. Әмма Вулфовиц үзен гаепсез дип санавын белдерде.
XS
SM
MD
LG