Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония һәм Грузия президентлары Русиянең янауларына бергә каршы торачакларын белдерә


Эстония һәм Грузия президентлары Русия ягыннан ачулы чыгышларга һәм янауларга бергәләп каршы торачакларын белдерде. Эстон президенты Тумас Һендрик Илвес дүшәмбе көнне Тифлистә булганда демократик илләргә берләшергә кирәк диде. Грузия президенты Михаил Саакашвили Тифлис Эстониянең Совет Солдаты һәйкәлен Таллин үзәгеннән күчерүенә бәйле Эстония-Русия каршылыгында Эстонияне яклый дип әйтте.
XS
SM
MD
LG