Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Икенче Дөнья Сугышында һәлак булган хәрбиләр санын арртырды


Русия Икенче Дөнья Сугышында һәлак булган дип исәпләнүче Совет хәрбиләре санын 8 миллион 860 меңгә кәдәр арттырды. Моны Русия хәрби көчләренең хәрби-мемориал үзәге башлыгы Александр Кирилин Газета басмасына белдергән. Газета язуынча бу сан 1993 елгы исәпләүләрдәгедән 200 меңгә артыграк. Тыныч халыкны да кушып исәпләгәндә Советлар Берлегенең югалтулары 25 миллионнан артык булган. Күп кенә Европа илләре сугыш тәмамлану көнен Русиядәгедән бер көн алдарак, бүген бәйрәм итә.
XS
SM
MD
LG