Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстониядәге руслар Совет Солдаты һәйкәленә чәчәкләр салды


Эстониядәге Русия дипломатлары Җиңү Көне уңаеннан Таллиндагы Совет Солдаты һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салды. Узган айда бу һәйкәлне шәһәр үзәгеннән читкәрәк хәрбиләр зиратына күчерү чуалышларга һәм Русия белән Эстония арасында дипломатик каршылыкка сәбәп булды. Эстон хакимиятләре бу һәйкәлгә кичә чәчәкләр салган иде. Русия дипломатлары кичә Эстониянең бу чарага кушылырга чакыруын кире какты.
XS
SM
MD
LG