АКШ вице-президенты Дик Ченей бүген алдан игълан ителмәгән сәфәр белән Багдадка килеп Гыйрак җитәкчеләре белән очрашты.
Бу Якын Көнчыгыш сәфәренә чыккан Ченейның беренче тукталышы булды.
Ченей шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Сөгүд Гәрабстанында, Мысырда һәм Үрдүндә дә тукталачак.