Accessibility links

Кайнар хәбәр

Скайгайд эше дәвам итә


Сүз 2002нче елда Боден күле өстендә булган һава фаҗигасе турында бара. Фаҗигадә ике очкыч бәрелеп, 71 кешенең гомере өзелгән иде. Аларның 69ы русиялеләр, шуның күпчелеге ялга очучы Башкортстан түрәләре балалары. Узган елны мәхкәмә фаҗигадә гаепле Швейцарияның Скайгайд диспетчер хезмәтеннән коомпенсация түләтү карары чыгарган иде. 30 гаилә компенсация күләме белән ризалашмый Швейцарияның федераль мәхкәмәсенә бирде. Һәлакәттә гаеплеләр эше 15-31нче майда каралачак. Гаепләнүчеләр 8 кеше.

Мөнир Вафин, Уфа
XS
SM
MD
LG