Әрмәнстанда шимбә көнне үткән парламент сайлауларының беренчел нәтиҗәләренә караганда, президент яклы партияләр зур күпчелекне яулаган.
Тавышларның саналган 60 процент өлешенә караганда, хакимияттәге Республикан Партиясе 40-лап процент тавыш җыйган. Президент яклы тагын 2 фирка икесе бергә 35 процент тавыш җыйган.
Оппозицион фиркаләр сайлаулар хәрәмләшү белән узды ди. Эмма сайлауларны үткәрүче рәсмиләр һәм халыкара күзәтүчеләр бик зур кагыйдә бозулар булмады дип белдерә.