Accessibility links

Измирда дөньяви дәүләтчелекне яклап зур митинг узды


Төркиянең Измир шәһәрендә дөньяви дәүләтчелекне яклавчы 200 меңләп төрек исламчыларга бәйле хөкүмәткә каршы митинг үткәрде. Бу хакимияттәге АК Партия илдә дини кыйммәтләрне урнаштырырга тели дип борчылучы төрекләр үткәргән зур демонстрацияләрнең чираттагысы булды. Кичә Измир базарында бомба шартлап 1 кешене үтерде, 14-не яралады. Ул һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады.
XS
SM
MD
LG