Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Самара саммитына әзерләнә


Самара -- 18 май Самарада үтәчәк Европа Берлеге-Русия саммиты вакытында оппозиция көчләре "Килешмәүчеләр маршы" үткәрергә әзерләнә. Бу чарада "Башка Русия" хәрәкәте җитәкчеләре Гарри Каспаров һәм Эдуард Лимонов катнашырга җыена.

Якшәмбедә Самарда "Новая газета"ның җирле басмасы мөхәррире Сергей Курт-Аджиев һәм "Килешмәүчеләр маршы"ның ике оештыручысы тоткарланган иде. Дүшәмбедә милиция, бернинди гаепләү белдермичә, аларны иреккә чыгарган.
XS
SM
MD
LG