Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буржанадзе: Мәскәү сәясәте төбәкләр өчен куркыныч


Прага – Грузия парламенты рәисе Нино Буржанадзе бүген радиобызның Прагадагы баш фатирында булып китте. Журналистлар белән очрашуда ул иленең эчке һәм тышкы сәясәте турындагы сорауларга җавап бирде. Рәсми Мәскәүнең Грузиядәге сепаратист төбәкләрне хуплавына тукталып, Буржанадзе бу сәясәт Русиянең үз төбәкләренә тискәре йогынты ясаячак, дип кисәтте:

"Русия күп милләтле ил, анда автоном республикалар, төбәкләр күп, төрле халыклар яши. Әгәр Мәскәү мондый сепаратизмны хупласа, бу Чечня, Төньяк Кавказ, Татарстан өчен дә куркыныч булачак" диде Грузия парламенты рәисе.

Берүк вакытта Нино Буржанадзе Абхазия һәм Көньяк Осетияне, Косово төбәге белән чагыштырмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG