Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар тоткарлана


Уфа нефть эшкәртү заводы янында урамда фотосурәт төшергән журналист тоткарланган. Ул “Уфимский меридиан” гәзите хәбәрчесе Светлана Нургалиева. Нургалиева заводтан икенче бөтендөнья сугышына алынып башын салганнарга куелган һәйкәл урынын фотога төшергән булган. Эш шунда, ул һәйкәл күптән түгел сүтелгән иде. Заводның сак хезмәте урамда рәсемгә төшерүчене заводның эчке тәртибен бозуда гаепләп берничә сәгатькә тоткарлаган.
XS
SM
MD
LG