Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстан Конституциясен үзгәртә


Астана – Чәршәмбедә Казахстан парламенты Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшерергә җыена. Президент Нурсолтан Назарбаев сүзләренчә, бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә президент вәкәләтләренең бер өлеше парламетка тапшырылачак. Үзгәрешләр шулай ук, сайлау системы, сәяси партияләр, җирле үзидарәләр, кеше хокукларын тәемин итү өлкәсенә дә кагыла. Бүген хакимияттәге Нур Отан партиясе вәкилләре белән булган очрашуда Назарбаев бу үзгәрешләрне сәясәтне либеральләштерү юнәлешендә мөһим адым дип атады.
XS
SM
MD
LG