Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү: Бруссель белән кризис юк


Мәскәү – Русия президентының Европа Берлеге эшләрендә киңәшчесе Сергей Ястржембский, Мәскәү белән Бруссель арасында проблемнар бар, ләкин бу кризис түгел, дип белдерде:

"Русия белән Европа Берлеге арасында кризис турындагы хәбәрләр – алар күпертү. Минемчә, Русия-Европа Берлеге мөнәсәбәтләре тулаем алганда, яхшы тәрәккый итә" диде президент киңәшчесе.

Соңгы айларда булган берничә бәхәс аркасында Русия-Европа Берлеге мөнәсәбәтләренә зыян килгән иде. Җомга көнне Самарда Русия-Европа Берлеге саммиты үтәчәк.
XS
SM
MD
LG