Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганлылар Пакстанга протест белдерә


Кабул -- Йөзләгән әфганлы бүген Кабулдагы Пакстан илчелеге алдында үткән атна ике ил хәрбиләре арасында булган бәрелешләргә протест белдерде. Бәрелеш вакытында кимендә 13 кеше үлгән иде. Җыелган халык, ике ил чигендә дистәләгән хөкүмәт көчләре арасында булган бәрелешләргә ачуларын белдереп, "Пакстанга үлем" дип кычкырды.

Моннан элек тә Пакстанның Кабулдагы илчелеге алдында бер ничә тапкыр протест чаралары узган иде. Бүгенге протест көчәйтелгән иминлек көчләре ярдемендә көч кулланусыз тәмамланды.
XS
SM
MD
LG