Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әзербайҗанда 2 журналист хөкем ителде


Бакы -- Бакы мәхкәмәсе оппозициядәге 2 журналистны нахак сүз язуда гаепләп төрмәгә хөкем итте. Оппозициядәге "Мүхалифәт" гәзитенең мөхәррере Раушан Кәбирле һәм хәбәрче Яшәр Агазадә 30 ай төрмәгә хөкем ителделәр. Гәзитнең февраль санында президент Илһам Алиевнең абийсы, Жәләл Алиевнең сәүдә эшләре турында язылган мәкаләне мәхкәмә нахак дип тапкан. Азәрбайҗанда төрмәгә хөкем ителгән журналистләр саны 7-гә җитте.
XS
SM
MD
LG