Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел семинары


Уфада Башкортстан халыклары телләрен тормышка ашыру буенча семинар бара. Ул 14нче май башланды, 30нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Анда башкаладагы 600 ширкәт җиткәчесе дәүләт телләрен тормышка ашыру “дәресләрен ала”. Семинарны оештыручыларның бересе — Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова бу чараның Башкортстаннның үз теләге белән Русиягә кушылуын бәйрәм итәр алдыннан мөһим эш булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, бу иң башта оешма-ширкәт исемнәрен дөрес язуга булышлык итәчәк.
XS
SM
MD
LG