Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Беларуска бара


Минск -- Беларус рәсмиләре, Иран Президенты Мәхмүд Әхмәдинәҗатның дүшәмбе көнне 2 көнлек сәфәр белән Белоруска киләчәген белдерде. Беларус тышкы эшләр министры Андреи Попов сүзләренчә, көн тәртибендә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә караган күп санлы мәсьәләләр булачак. Ноябер аенда Беларус Президенты Александр Лукашенка Иран җитәкчеләре белән Теһранда очрашкан иде һәм аның атом программасына ярдәм тәкъдим иткән иде. Беларус шулай ук көнбатыш тәнкыйтенә карамастан, Иранга, Русиядә ясалган хәрби җиһазлар саткан иде.
XS
SM
MD
LG