Accessibility links

Русия тышкы эшләр министры Бакыга килде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Азәрбайҗан рәсмиләре белән күрешергә Бакыга килде. 2 көн булачак сәфәрдә, Лавров, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев, премьер-министр Артур Расизадә һәм тышкы эшләр министры Элмар Маммадияров белән сөйләшер дип көтелә. Тышкы эшләр министры Азәрбайҗанны ‘озак мөддәтле стратегик партнер’ буларак атады һәм энергия вә ягулык тармагында бергә хезмәт итүгә ‘яхшы мөмкинчелек’ өметен белдерде. Сөйләшүләрдә, Таулы Карабах мәсьәләләре дә телгә алыныр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG