Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб хөкүмәте Косоводан башка яши алмыячагын белдерә


Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич үз чыгышында әгәр дә Косово бәйсезлек алса, серб хакимияте Косово өстендәге көчен югалтачак дип белдерде. Financial Times газетына биргән белдерүендә ул, “ачыктан ачык яисә яшертен рәвештә Косовадан чигенә икән, Сербия тиздән, бөтенләй бу илне демократик шартларда идарә итү мөмкинчелеген шунда ук һәм мәңгегә югалтачак ди. Косово БМО карамагындагы Сербия виләяте. Еремич шулай да Белградтагы яңа хакимият 1990-нчы еллардагы авыр-кыерсытуларга килмәячәк ди. БМО Халыкара күзәтү астында Бәйсезлек бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу тәкъдим Европа һәм Америка тарафыннан хупланса да Сербия һәм аның тарихи беректәше Русия бу карарга каршы.
XS
SM
MD
LG