Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның Иранга уран баетуын туктату өчен биргән мөддәт тәмамлана


Халыкара Атом Энергия Идарәсе бүген Иранның мөддәткә игътибар итү-итмәве турында хисап бирә. Ләкин хәбәр агентлыклары Атом Энергия Идарәсенең әлеге хисабы Иранның бу мөддәтне игътибарсыз калдыруы хакында гына түгел, атом программасын арттыруы хакында булыр дип хәбәр итә. Халыкара Атом Энергия Идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Көнбатыш илләренең уран баетуны бөтенләй туктату таләп итү сәясәтенең вакыты бетүен әйтеп, моның урынына программага кораллар ясалмаслык дәрәҗәгә китерерлек чикләүләр кертү өстендә уйланырга тәкъдим итте. Әл-Барадайның мондый тәкъдиме АКШ һәм Европа рәсмиләре арасында ризасызлык тудырды дип хәбәр ителә. Рейтерс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Халыкара Атом Энергия Идарәсендәге Америка, Франция, Германия һәм Британия вәкилләренең Агентлык башлыгының тәкъдимен нәтиҗәсез күрүләрен белдергән шикәятьнамә тапшырачаклары хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG