Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дҗинҗичның үтерелүендә 12 кеше гаепле табылды


Сербия Җинәять Мәхкәмәсе 2003 елда Сербия премьер-министры Зоран Дҗинҗичны үтерүдә 12 кешене гаепле тапты. Белградтагы Махсүс мәхкамә, җинәятчелекне элекке полиция житәкчесе Милорад Улемек оештырды һәм аның урынбасары Звездан Җаванович атып үтерде дигән карар чыгырды. Улемек белән Җованович һәрберсе 40 елга төрмәгә хөкем ителде. Җинаятькә катнашкан калган 10 кеше исә, 8 елдан 35 елгача төрмәгә хөкем ителде Карар мәхкәмә башлыгы Ната Месарович тарафыннан игълан ителде. Ул Дҗинҗичны үтерүдә катнашкан 12 кешенең бу җинәятне Дҗинҗичның Көнбатыш реформаларын туктатып элекке Сербия президенты Слобадан Милошевич яклы кешеләрне хакимияткә кетерү максаты белән оештырулуын ачыклады. Алар шулай ук, сугыш җинәяәтчелегендә гаепләнгән кешеләрне Һаагка тапшырылуын туктатуны теләгән. Месорович хөкүмне дәүләтне тотрыксызлау нияте белән кылынган ‘сәяси җинәятьчелек’ дип атады.
XS
SM
MD
LG