Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Русиядән Луговоины таләп итә


Британия рәсмиләре, Русиягә эшкуар Андрей Луговойны тапшыруны сорап мөрәҗәгать әзерли. Британия аны элекке Русия Иминлек Хезмәте вәкиле Александр Литвиненко үлемендә гаепли. Русия Луговойны тапшырмаячагын, әгәр дә аңа каршы дәлилләр җитди булса - аны Русиядә хөкем итәчәген белдерде. Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтләгән Литвиненко Лондонда агуланып 23 ноябрь көнне вафат булган иде. Британ рәсмиләре, эшкуар Луговойны гаепләргә җитәрлек дәлилләр бар, дип белдерде. Русия премьер-министры урынбасары Сергеи Иванов, Британиянең Литвиненко эшен тикшерүе – Мәскәү белән Лондон арасындагы мөнәсәбәтләргә тәъсир итмиячәк, диде. Лондонда яшәүче һәм Литвиненконы яхшы белгән Русия эшкуары Борис Березовский яңадан, үтерүгә Кремльнең катнашы булганын фаразлады.
XS
SM
MD
LG