Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кереморовоның шартлау булган шахтасында җитәкчелек алмаштырыла


Кемерово өлкәсендә кичә метан газы шартлаудан 38 күмер чыгаручы һәлак булган шахтаның хуҗасы шахта җитәкчелеген алмаштырачагын белдерде. Бу шахтаның хуҗасы булган Евраз корыч җитештерү ширкәтенең өлкән җитәкчесе Александр Абрамов җитди үзгәрешләр булачак диде. Әмма ул шуннан ары мәгълүмәт бирмәде. Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев шахтаның хуҗаларын һәм җитәкчеләрен алмаштырырга чакырган иде. Метан Новокузнецки шәһәренең Юбилейная шатасында шартлады. Иминлек тикшерүчеләр бу шахтаны 2 мәртәбә ябарга тырышкан, әмма аларның карары мәхкамә аша кире кагылган булган. Март аенда шул ук ширкәтнең якындагы башка бер шахтасында шартлау 110 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG