Озак вакыт җәмәгатчелек күзеннән югалып торганнан соң радикал шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр шыгыйларның изге шәһәре саналган әл-Куфада җомга намазына килде.
Бу февраль аенда АКШ ярдәме белән гыйсъянчылыкка каршы зур хәрби операция башланганнан бирле әс-Садрның җәмәгатчелек алдына беренче мәртәбә чыгуы булды.
АКШ хәрбиләре әс-Садр ул хәрби чаралардан качып Иранга киткән дип белдергән иде. Әмма аның ярдәмчеләре ул ә-Куфадан беркая да чыкмады диде.
Әс-Садр 2004 елда АКШ көчләренә каршы 2 күтәрелешне җитәкләгән иде.