Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШны Гыйрактагы сәясәтен үзгәртергә чакыра


Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттаки Кушма Штатлар алда торган Иран-АКШ сөйләшүләре уңышлы үтсен өчен Вашингтон Гыйрактагы сәясәтен үзгәртергә тиеш диде. Моттаки сөйләшүләр дәвам итсен өчен АКШ үзенең ялгыш сәясәтен танырга тиеш дип әйтте. Дүшәмбе көнне Багдадта Гыйрактагы АКШ һәм Иран илчеләре очрашып Гыйрактагы иминлек мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. Бу 1979 елгы Ислам инкыйлабыннан соң ике ил арасындагы иң югары дәрәҗәдәге рәсми сөйләшүләр булачак.
XS
SM
MD
LG