Гыйрак рәсмиләре әйтүенчә, бүген полиция Багдадның көньягында куллары бәйләнгән һәм азаплау эзләре булган, утлы коралдан теткәләнгән 12 мәет тапкан.
Багдад хакимиятләре шәһәр урамнарында көн саен диярлек 20-30-ар мәет таба.
Бүген Багдадның төньягындагы бер базарда кораллы кешеләр ут ачып ике кешене үтерде.
Шәһәр читендәге башка бер һөҗүм нәтиҗәсендә тагын 2 кеше атып үтерелде.
Сәмаррада полициянең 2 югары хезмәткәре үтерелде.