Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин сугышчылары Израильгә ракеталар атты


Фәлестин сугышчылары Израильнең көньягындагы Сдерот шәһәренә ракеталар атып бер цивилне үтерде, кимендә 2 кешене яралады. Узган төндә Израиль Гыйззә Сызыгында Хәмас һәдәфләрен утка тоткан иде. 15 майдан бирле Гыйззәдәге сугышчылар, Фәлестин президенты Мәхмүт Габбасның тыелырга чакыруына карамастан, Израильгә 220-дән артык ракета атты. Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт Израил Хәмаска каршы үч алу һөҗүмнәрен дәвам итәчәк, берәү дә имин була алмый диде.
XS
SM
MD
LG