Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Луговойны таләп итә


Мәскәү – Британия Александр Литвиненконы үтерүдә шикләнелгән элекке КГБ хезмәткәре Андрей Луговойны үзенә тапшырырга таләп итә. Британиянең Мәскәүдәге илчесе Тони Брентон бүген бу хакта рәсми мөрәҗәгәтне Русия ягына тапшырганын хәбәр итте. Британ прокуратурасы Лговойга гаепләү белдерергә әзер. Әммә рәсми Мәскәү, ул Конституция нигезендә, башка илгә тапшырыла алмый, дип белдерә. Луговой үзе, Литвиненконы үтерүгә катышы булуын кире кага.
XS
SM
MD
LG