Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Луговойны Березовскийга алыштырырга теләми


Лондон – Британия хакимиятләре Андрей Луговойны Борис Березовскийга алыштыру ихтималын кире кага. Британиянең Independent гәзите сишәмбе санында язуынча, Русиянең шундый алыштыру тәкъдимен Британ хакимиятләре кире каккан. Прокуратура вәкиле "бу мөмкин түгел" дигән. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле, Березовскийның Русиягә тапшыру мәсьәләсен Британия мәхкәмәсе инде тискәре хәл итте, дигән.
XS
SM
MD
LG