Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Косово язмышы Белград-Приштина сөйләшүләрендә хәл ителергә тиеш


Потсдам – Русия, дөньяның куәтле илләрен, Косовоның язмышын үз белдегенә хәл итмәскә чакырды. Бүген Германиянең Потсдам шәһәрендә Зур 8-лек илләре тышкы эшләр министрларының очрашуы алдыннан Русиянең тышкы эшләр министры Сергеи Лавров бу төбәкнең бәйсезлек мәсьәләсе Белград һәм Приштина арасында туры сөйләшүләрдә хәл ителергә тиеш диде:

"Косово һәм, гомүмән, Сербиянең язмышы Нью Йоркта, Потсдамда я башка урында түгел, ә турыдан-туры сөйләшүләрдә хәл ителергә тиеш. Сөйләшүләр әлегә нәтиҗә бирмәде. Ләкин мондый низаглар еллар буе чишелә, һәм бу беренче очрак түгел" диде Русия министры.

Сербия, Русия белән бергә, БМОның махсус вәкиле Мартти Аһтисаари тәкъдим иткән планга каршы чыга. Әлеге планда Сербиянең, күбесенчә албаннар яшәгән бу төбәгенә, халыкара күзәтү астында, бәйсезлек бирү каралган. Көнбатыш илләре планга хуплау белдерә.
XS
SM
MD
LG