Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина депутатларына тагын бер көн кирәк


Киев – Украина премьер-министры Виктор Янукович президент Виктор Ющенкодан, вакытыннан алда сайлаулар турындагы документларны тавышка кую өчен, депутатларга тагын 1 көн бирергә сорады. Узган якшәмбе Ющенко белән Янукович, үз-ара сәяси каршылыкны хәл итеп, 30 сентябердә вакытыннан алда парламент сайлаулары үткәрергә килеште. Депутатларга тавыш бирергә мөмкинлек бирү өчен, президент, парламентны тарату карарын бүгенгә кадәр кичектереп торган иде. Ләкин бүген парламентта ике тарафның депутатлары арасындагы бәхәсләр аркасында, утырыш берничә сәгатькә кичектерелде, депутатлар тавыш бирергә өлгермәде.
XS
SM
MD
LG