Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Прагада ракета калканын урнаштыру мәсьәләсен тикшерәчәк


Прага – Кушма Штатларның ракета калканын Чехиядә урнаштыру мәсьәләсендә сөйләшүләр үткәрү өчен американ президенты Джордж Буш Прагага килә.

Бушның сәфәре алдыннан Русия президенты Владимир Путин, АКШның бу планы тормышка ашса, Русия, җавап итеп, үз ракеталарын Европадагы хәдәфләргә төбәргә мөмкин, дигән белдерү ясады. Бу турыда ул бер төркем Көнбатыш журналистлары белән очрашуында әйтте.

Вашингтон, бу калкан Русиягә каршы түгел, ә Иран кебек илләрнең ихтимал һөҗүменә каршы дип белдерсә дә, Мәскәү аны үз иминлегенә янау дип кабул итә.

Буш белән Путин чәршәмбедә Германиядә Зур 8-лек саммитында очраша.
XS
SM
MD
LG