Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония президенты Русияне "чикләргә" чакырды


Прага – Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвес Русиягә карата "чикләү сәясәтен" кулланырга чакырды. Дүшүмбедә Прагада үткән мәҗлестә чыгыш ясап, Ильвес, демократиягә янаган Русиянең Зур 8-лек һәм Европа Шурасы кебек халыкара оешмаларда әгъза булып торуын сорау астына куйды. "Әгәр демократияләр бер-берсенә каршы сугышмый икән, үз ракеталарын Европага төбәргә янаган ил Зур 8-лектә нәрсә эшли?" диде ул. Ильвес сүзләренчә, Русиянең андый оешмаларда әгъза булып торуы бер нәтиҗә дә бирми.
XS
SM
MD
LG