Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Русияне ракета калканыннан курыкмаска чакырды


Прага – Кушма Штатлар президенты Джордж Буш бүген Прагада Чехия җитәкечләре белән бу илдә радар урнаштыру мәсәләсендә сөйләшүләр үткәрде. Сөйләшүләрдән соң үткән матбугат очрашуында, Буш, Русия Кушма Штатларның дошманы түгел, аңа Европадагы ракета калканыннан куркасы юк, дип белдерде:

"Мин президент Путин белән сөйләшүләр үткәрәчәкмен, Зур 8-лек саммитында гына түгел, аннары соң, Кушма Штатларда да. Мин аңа Владимир дип эндәшәм. Мин аңа шулай әйтәчәкмен: Владимир, син ракета калканыннан куркырга тиеш түгел, асылда бу өлкәдә хезмәттәшлек итергә тиеш" диде Буш.

Русия Американың Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә кискен каршы чыга. Русия президенты Владимир Путин, АКШның бу планы тормышка ашса, Русия, җавап итеп, үз ракеталарын Европадагы хәдәфләргә төбәргә мөмкин, дип кисәткән иде.

Чәршәмбедә Германиядә Зур 8-лек саммиты кысаларында Буш Путин белән очраша.
XS
SM
MD
LG