Accessibility links

Кайнар хәбәр

8-лек саммиты ракета калканы тирәсендәге каршылыклар сүрәтендә ачыла


Хайлигендамм – Германиянең Хайлигендамм шәһәрендә 8-лек төркеме саммиты ачыла. Көн тәртибендә дөньядагы җылыну, Африка илләренә ярдәм кебек мәсьәләләр торса да, җыен Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру планы тирәсендәге каршылыклар сүрәтендә үтәчәк.

Русия президенты Владимир Путин, АКШның бу планы тормышка ашса, ракеталарын Европага төбәү белән янады. Американ президенты Джордж Бущ Русияне бу калканнан курымаска чакырды.

Глобализациягә протест белдерүчеләр җыен барган урынга үтергә тырыша, һава аланыннан саммит урынына барган юлны ябып куйган. Полиция аларга каршы яшь газы һәм су аткычлар куллана.
XS
SM
MD
LG