Accessibility links

Кайнар хәбәр

G8 очрашуы киеренкелек сүрәтендә башланды


Хайлигендамм – Германиянең Хайлигендамм шәһәрендә "Сигезлек" саммиты ачылды. Көн тәртибендә дөнядагы җылыну, Африка илләренә ярдәм кебек мәсәләләр торса да, җыен Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру планы тирәсендәге каршылыклар сүрәтендә үтәчәк.

Русия президенты Владимир Путин, АКШның бу планы тормышка ашса, ракеталарын Европага төбәү белән янады. Американ президенты Джордж Буш Русияне бу калканнан курымаска чакырды. Саммит кысаларында аларның үз-ара очрашуы көтелә.

Бүген Буш Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашты. "Мин монда сезнең белән бергәләп эшләү теләге белән килдем. Киото килешүеннән соң без нәрсә эшли алабыз. Беренчедән, әлбәттә, күмер казын киметү. Икенчедән, дөняның төрле өлешләрендәге нефттән бәйсезрәк булу, кайберләрендә безнең дуслар бар, кайберләрендә юк" диде Буш.

Глобализациягә протест белдерүчеләр саммит урыны тирәли корылган койма аша ташлар ата. Полиция аларга каршы яш газы һәм су аткычлар куллана. Меңләгән протестчы һава аланыннан саммит урынына алып барган юлны ябып куйган.
XS
SM
MD
LG