Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекин Бушны Кытайның эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде


Пекин – Кытайның тышкы эшләр министрлыгы, американ президенты Джордж Бушны танылган уйгыр активисты белән очрашкан өчен, Кытайның эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде. Сөргендәге уйгыр активисты Рәбия Кадыйр белән Буш сишәмбе көнне Прагада, демократиягә багышланган конференция кысаларында очрашты.

Рәбия ханым, 90-нчы елларда Синҗан төбәгенә килгән американ конгрессменнарына "дәүләт серләре" тапшыруда гаепләнеп, 6 ел Кытай төрмәсендә утырып чыкты. Хокук яклау төркемнәре Кытай хакимиятләрен уйгырларны һәм кытайлы булмаган башка халыкларны эзәрлекләүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG