Хайлигендамм – Русия президенты Владимир Путин Американ президенты Джордж Бушка, Үзәк Европада яңа ракета калканы төзү урынына, Азәрбайҗандагы радарны бергәләп кулланырга тәкъдим иткән.
Путин сүзләренчә, бу радар Европаның бер өлешен генә түгел, ә тулысынча каплый, Русиягә бу очракта үз ракеталарын Европага төбәргә кирәк булмаячак.
Бу тәкъдимен Путин Германиядә барган 8-лек саммиты кысаларында, Кушма Штатлар президенты Джордж Буш белән булган сөйләшүләрдә ясаган.
Буш тәкъдимне кызыклы дип атаган һәм бу мәсьәләдә сөйләшүләр июль башында АКШта үтәчәк очрашуда дәвам итәчәк, дигән.
Американың Европада ракета калканы урнаштыру планына Русия кискен каршы чыккан иде. Русия президенты Владимир Путин, АКШның планы тормышка ашса, Русия үз ракеталарын Европага төбәргә мөмкин, дип кисәткән иде.