Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы АКШны Европада яшерен төрмәләр тотуда гаепли


Прага – Европа Шурасы Американың Күзләү идарәсен, террорчылыкта шикләнелгән кешеләр өчен, Польша һәм Романиядә, бу ил җитәкчеләренең тулы хезмәттәшлеге белән, яшерен төрмәләр тотуда гаепләде.

Швейцария сенаторы Дик Марти җитәкчелегендә әзерләнгән хисапта әйтелгәнчә, Европа илләре, террорчылыкта шикләнелгән кешеләрне тоткарлау, урлау, тапшыру гамәлләренә я "күз йомган", я аларда "әүзем катнашкан".

Хисапта Польшаның элекке президенты Александр Квасневский, Романиянең элекке һәм хәзерге президентлары Ион Илиеску белән Траян Басеску исемнәре аталган.

Польша хакимиятләре, үз җирендә яшерен төрмәләр булуын катгый рәвештә кире кага.

Романия тышкы эшләр министрлыгы, бу хисапта бер ышанычлы дәлил юк дип аны кире какты.
XS
SM
MD
LG