Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Петербурда кашылык чарасы үткәрә


Петербур – Петербурда Халыкара икътисади форум барган арада Русиянең оппозиция көчләре анда кашылык чарасы үткәрә. "Башка Русия" хәрәкәте җитәкчесе Гарри Каспаров "Килешмәүчеләр маршы" алдыннан болай диде:

"Без каршылык чараларын дәвам итәчәкбез. Конституция тарафыннан бирелгән хокукларның ихтирам ителүен таләп итәбез. Чараны Петербурда икътисади форум вактында үткәрү бик мөхим. Без бар дөньяга Путин Русиясендәге хәлләрнең Кремль пропагандасы сөйләгәнчә түгел икәнен күрсәтергә телибез" диде Гарри Каспаров.

Бүген Мәскәүнең Шәрәмәт һава аланында Петербурга каршылык чарасына барырга җыенган, "Кызыл яшләр авангарды" җитәкчесе Сергей Удальцов тоткарланган. Аны оешкан җинаятчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган, сәбәбен аңлатмаганнар. Удальцов очкычка соңга калган.
XS
SM
MD
LG