Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта американ төрмәсе утка тотылган


Багдад – Гыйракның көнягында американ хәрбиләре карамагындагы төрмә ракета я гранат утына тотылу нәтиҗәсендә, андагы 6 тоткын һәләк булган, 50гә якыны җәрәхәтләр алган. Корбаннар арасында американ хәрбиләре юк диелә. Басра каласы янындагы төрмәгә булган бу һөҗүмне, хәрбиләр, "ялгыш һөҗүм" булырга мөмкин, ди. Башка мәглүмат әлегә хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG