Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Косовоның киләчәге – бәйсезлек булырга тиеш


Тирана – Кушма Штатлар президенты Джордж Буш Косовоның киләчәге турындагы һәр сөйләшүнең максаты - бу төбәккә бәйсезлек бирү булырга тиеш дип белдерде. Әлеге белдерүен Буш бүген Албания башкаласы Тиранада, премьер-министр Сали Бериша белән очрашудан соң үткән матбугат очрашуында әйтте:

"Мин ачыктан-ачык ике нәрсә әйттем. Беренчедән, без хәрәкәт итергә тиеш. Икенчедән, бу хәрәкәтнең нәтиҗәсе – бәйсезлек булырга тиеш. Без монда бу турыда бик күп сәйләштек" диде американ президенты.

"Бу, инде хәл ителгән, мәсьәлә турында очсыз-кырыйсыз сөйләшеп булмый. Иртәме-соңмы, җитте, Косово – бәйсез, дип әйтергә кирәк, диде Буш.

Кушма Штатлар, Берләшкән Милләтләрнең Сербиянең бу төбәгенә бәйсезлек бирү планын хуплый. Сербия һәм Русия бу планга катгый каршы чыга. Русия президенты Владимир Путин, шимбә көнне Петербурда Грузия президенты Михаил Саакашвили белән очрашуында болай диде:

"Сез безнең халыкара хокук мәсьәләсендә карашка игтибар иткәнсездер, ул беренче чиратта Балканга карый. Без хәрвакыт илләрнең территориал бөтенлеге өчен булдык. Кызганычка каршы, хәзер бу принсипны какшату тырышлыклары күрелә. Бу әлбәттә элекке совет киңлегендә проблемнар турыда" диде Русия президенты.

Бүген Тиранада Буш Албанияне, Косовога тыныч юл белән бәйсезлеккә таба баруында ярдәм итергә чакырды. Ул шулай ук Албаниянең кайчан да булса НАТОга кушылуын күрү теләген әйтте. Ләкин моңа кәдәр албаннар күп реформалар башкарырга тиеш, дип өстәде ул.

Буш хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлестә Хорватия һәм Македония премьер-министрлары да катнашты.

Буш – күбесенчә мөселманнар яшәгән бу илгә килгән беренче американ президенты булды. Албаниядән ул Болгарстанга бара. Шуның белән аның Европа сәфәре тәмамлана.
XS
SM
MD
LG